Көннең икенче яртысында һәм 10 июльдә кичен, төнлә һәм 11 июльдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 16-21 м/с, боз явуы ихтимал.
11 июльдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә аерым районнарда томан көтелә.
Алмашынучан болыт.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз явуы ихтимал.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил төньяктан 4-9 м/с, урыны белән тизлеге 12 м/с кадәр җитә, яшен вакытында 16-21 м/с.
Төнлә һаваның минималь температурасы +18..+21˚.
Көндез максималь температура +30..+33˚.