Берничә ел элек, пандемия чорында, россиялеләр беренче тапкыр QR-кодларны массакүләм куллану белән очраштылар. Шуннан бирле QR-код буенча түләү үзенең уңайлылыгы һәм тизлеге аркасында бик тиз популярлык яулый башлады. Бу технология кулланучыларга түләүләрне берничә секунд эчендә смартфон ярдәмендә башкарырга мөмкинлек бирә. Моның өчен кирәк булган бар нәрсә — QR-кодны экраннан яки кәгазьдән сканерларга, сумманы кертергә һәм транзакцияне расларга.
QR-код – бу-махсус программа чаралары белән укыла торган нинди дә булса мәгълүматны үз эченә алган ике үлчәмле штрих-код.
Контактсыз түләү алу өчен QR-кодлар кулланыла, аларда түләү мәгълүматлары - банк реквизитлары, сумма һәм түләү билгеләнеше шифрланган. Бу очракта банк карталарын куллану инде таләп ителми.
QR-код буенча түләү тиз түләүләр сервисын кулланганда мөмкин, аның исеме кыскартылып СБП кебек яңгырый.
Товарлар һәм хезмәтләр өчен түләү өчен QR-кодлар ике төрле була:
1. мондый сурәтләрдә бары тик түләү реквизитлары гына шифрланган, конкрет сатып алуларга һәм суммаларга бәйләнмичә. Статик код буенча түләүне башкарып, сатып алучы кирәкле сумманы үзе кертергә тиеш.
1. Мондый кодлар һәр конкрет сатып алуга генерирлана һәм инде түләү билгеләнешен һәм сумманы үз эченә ала. Бу уңайлы, чөнки түләүчегә бернәрсәне дә мөстәкыйль кертергә туры килми.
Түләү өчен QR-кодлар махсус сервислар ярдәмендә булдырыла. Статик һәм динамик сурәтләр генерацияләргә сәләтле түләүле дә, түләүсез дә программалар бар. Хәзерге вакытта күбрәк сатучылар үз клиентларына QR-кодлар буенча хезмәтләр өчен түләргә тәкъдим итә башладылар, чөнки шул рәвешле эшмәкәрләр эквайрингта экономияли.
Сатучыдан алына торган гадәти банк комиссиясе 3% ка кадәр тәшкил итә, код буенча түләгәндә— 0,7% ка кадәр. Нәкъ менә шул сәбәпле күп кенә сәүдә нокталары исәп-хисапларның мондый ысулын кертте. QR-код буенча түләү акчасыз түләүнең бер төре генә булганлыктан, һәр сатып алучы үзенә уңайлы түләү ысулын сайларга хокуклы, ә сатучы кулланучыга сайлау хокукын бирергә тиеш.
QR-код буенча түләү акчасыз түләүнең бер төре генә булганлыктан, һәр сатып алучы үзенә уңайлы түләү ысулын сайларга хокуклы, ә сатучы кулланучыга сайлау хокукын бирергә тиеш.
Исегездәме, QR-код аша тиз түләүләр системасы бердәнбер түгел, ә альтернатив түләү ысулы булырга тиеш!
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Сез «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет учреждениесенең Яшел Үзән филиалындагы Буа, Чүпрәле, Апас районнары территориясендәге консультация пунктына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: 422430, Буа шәһәре, Ефремов урамы, 135 В йорт, яисә (8-84374) 326-76.