Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә: террорчылык-җәмгыятькә куркыныч.

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

Террорчылык куркынычы көндәлек чынбарлык булып тора, аның белән килешергә ярамый һәм аны булдырмаска һәрвакыт әзер булырга кирәк. Шикле предмет табылганда  түбәндәге гамәлләрне истә тоту мөһим:

    - ачыклау вакытын һәм урынын теркәү;

    - табылган шикле әйбергә тимәскә, якын килмәскә, күчермәскә. Тәмәке тартмаска, радиоэлемтә чараларын, шул исәптән кәрәзле телефоннарны да, әлеге предмет янында кулланудан тыелырга;

    - шикле предметка охшаган предметның тышкы кыяфәтен тасвирларга әзер булырга;

    - шикле предмет табылу турында кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итәргә;

    - хокук саклау органнары вәкилләренең килүен көтәргә, шикле предметның кайда урнашканын, аны табу вакытын һәм шартларын күрсәтергә;

    - алга таба хокук саклау органнары вәкилләре күрсәтмәсе буенча эш итәргә.

Телефон аша террорчылык акты куркынычы турында хәбәр килгәндә гамәлләр:

    - шартлау куркынычы турында, шартлаткыч җайланма булу турында телефон аша хәбәр иткәннән соң паникага бирелмәскә;

-  сабыр һәм әдәпле булырга

- сөйләүчене бүлдермәскә;

    - язу җайланмасы булганда, аны телефонга китерергә, әңгәмәне язып куярга кирәк.;

   - сөйләшү барышында шалтыратучының җенесенә, яшенә һәм сөйләм үзенчәлекләренә, дикция дефектларына, акцент яки диалект сөйләменә, шулай ук сөйләм манерасына игътибар итәргә кирәк.;

    - тавыш фонын билгеләү мәҗбүри (автомобильләр яки тимер юл транспорты шау-шуы, теле - яки радиоаппаратура тавышлары, тавышлар һәм башка шундыйлар).

    - телефоннан шалтырату турында хокук саклау органнарына хәбәр итәргә;

   - кешеләрне бинадан эвакуацияләү планы нигезендә эвакуацияләргә кирәк;

   - оператив-тикшерү төркеменең, хокук саклау органнарының тоткарлыксыз эшләвен тәэмин итәргә.

Санап үтелгән барлык чаралар гомуми характерда һәм халыкның террорчылыкны кисәтү мәсьәләләрендә уяулыгын арттыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International