Сатуны башларга ниятләүчеләр өчен маркетплейска чыгу хезмәтенә гаризалар кабул итү ачык.
Кем өчен?
Татарстан Республикасыныж махсус салым режимын кулланучы физик затлар һәм индивидуаль эшкуарлар өчен һәм шул ук вакытта:
- сайланган маркетплейста шәхси кабинеты булмаганнар
яки
- шәхси кабинеты булган, ләкин сатуны башкармаганнарга
Хезмәткә нәрсә керә:
- Маркетплейска чыгу мәсьәләләре буенча беренчел консультация;
- Сезнең продукцияне анализлау, логистик схеманы анализлау һәм сайлау буенча хезмәт күрсәтү;
- Шәхси кабинет булдыру буенча хезмәт күрсәтү;
- Фотоконтент булдыру хезмәте;
- Текст материалларын әзерләү хезмәте;
- штрих-кодлар булдыру хезмәте (FBO сату системасын сайлау шарты белән).
Сылтама буенча гариза бир - һәм профессиональ ярдәм белән маркетплейска чык!
Ярдәм чарасын «ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды» күрсәтә
Ярдәм чаралары турында Бердәм контакт үзәге номеры буенча белергә мөмкин
8 (843) 524-90-90.