2025 елның гыйнварыннан Россия Почтасы махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан хәрбиләренә бушлай 1 765 посылка китергән. Шулай итеп компания илебезне саклаучыларга ярдәм итә.
Еш кына махсус хәрби операциядә катнашучылар адресына почта аша кием-салым, азык-төлек, дарулар җибәргәннәр.
"Махсус хәрби операция зонасына җибәрелгән һәр посылканы почта хезмәткәрләре өстенлекле тәртиптә эшкәртә. Посылканы җибәрү өчен адресатның фамилиясен, исемен һәм атасының исемен, хәрби часть номерын һәм 103400 индексын күрсәтү дә җитә. Шуны да истә тотарга кирәк: посылка операторга ачык килеш тапшырылырга тиеш, ә аның авырлыгы 10 килограммнан артмаска тиеш", - дип билгеләп үтте Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
Бөтен илдән посылкалар компаниянең Мәскәүдәге логистик үзәгенә эләгә, аннан Почта аларны алга таба китерү өчен оборона министрлыгы вәкилләренә тапшыра.
Махсус хәрби операция зонасына хәрби хезмәткәрләргә посылкаларны бушлай җибәрү кагыйдәләре турында тулырак мәгълүматны Россия Почтасының контакт-үзәгендә 8-800-100-00-00 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.