Эшмәкәр заявкасы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре «Инспектор» МК видеоконференцэлемтәсен кулланып, контрольдә тотылучы затның эшчәнлеген башкару урыны буенча Буа шәһәрендә шәхси эшмәкәргә карата профилактик визит үткәрделәр.
Чара дистанцион рәвештә, әңгәмә форматында узды. Профилактик визит барышында контрольдә тотылучы затка 171-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендәге законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләр аңлатылды:
- продукцияне кабул иткәндә, кире кайтарганда һәм күчергәндә мәгълүматны Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына теркәүгә таләпләр;
- алкогольне ваклап сату турында декларацияләр бирү сроклары (квартал саен хисап кварталыннан соң килә торган айның 20 нче числосына кадәр);
- балигъ булмаганнарга һәм озата баручы документлардан башка алкоголь сатуны тыю;
- сыраны һәм аз алкогольле эчемлекләрне «Гадел билге» системасында идентификация чаралары ярдәмендә мәҗбүри маркировкалау кагыйдәләре.
Шулай ук эшмәкәрне «Тикшерелгән бизнес» цифрлы платформасы һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә файдалы белемнәре һәм сервислары булган @gossupervisionbot Чат-боты белән таныштырдылар. Тикшерүләр вакытында эшмәкәр хокуклары турында, кисәтүләр алганда гамәлләр турында видеоматериаллар күрсәттеләр.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми битендә күбрәк мәгълүмат https://vk.com/gosalcogolrt.