ГРАДУСНИК ВАТЫЛСА

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
  • Градусник ватылган бүлмәдә форточка ачыгыз

  •       Пычранган һава башка биналарга эләкмәсен өчен ишекне ябыгыз.

  •      "Авария" урынын киртәләп алыгыз

  •       Терекөмеш металл өслекләргә ябыша, шулай ук бинаның башка участокларына аяк табаннарында җиңел таратыла ала.

  •     • Терекөмеш җыяр алдыннан:

  •       резина перчаткалар киегез: матдә тире өлешләренә кагылырга тиеш түгел; аякларны пычранудан саклау өчен – полиэтилен пакетлар яки бахилалар кулланыгыз; сулыш органнарын саклау өчен – сода эремәсе сеңдерелгән яки су белән чылатылган мамык-марля бәйләвече кирәк булачак.

  •      Градусникның ватылган барлык өлешләре салкын сулы пыяла банкага салыгыз

Банкадагы су терекөмеш парга әйләнмәсен өчен кирәк. Шприц, резина груша, ике бит юеш кәгазь яисә газета, пластырь, скотч, юеш мамык, пластилин, рәсем ясау  өчен юеш пумала ярдәмендә вак шарларны җыярга мөмкин. Барлык ярыклардан терекөмешне яхшылап җыегыз! Монда сезгә калын энәле шприц яки юка очлы груша ярдәм итәчәк. Әгәр терекөмеш плинтус артына яки паркет идән астына эләккән дигән шик бар икән, һичшиксез, аларны  салдырып  тикшерегез! Әгәр терекөмешне җыю озакка сузылса, һәр 15 минут саен тәнәфес ясагыз һәм саф һавага чыгыгыз.

 

  • Банканы борыла торган капкач белән тыгыз итеп ябыгыз

Банканы җылыту приборларыннан ерак тотыгыз. Кул астында пыяла банка булмаса, тыгыз капкачлы пластик банка кулланырга мөмкин.

  • Банканы ташламагыз

Аны аннары терекөмешле калдыкларны утильләштерү белән шөгыльләнүче предприятиегә тапшырырга кирәк булачак.

  • Терекөмеш коелган урынны эшкәртегез

  • Хлорлы известь эремәсе яки хлорлы агарткыч кулланыгыз

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International