Эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» республика телевизион иҗат фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

Эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» XIII еллык ачык республика телевизион иҗат фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә.

Үзешчәннәр үзләренең сәләтләрен «Музыка», «Хореография», «Минута славы» һәм «Визитка-презентация» номинацияләрендә ялгыз һәм команда зачетында күрсәтә алалар. Тәкъдим ителә торган номерларның тематикасы – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы.

Фестивальдә катнашуга республиканың 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге учреждение, предприятие, оешма вәкилләре чакырыла, алар өчен номинацияләр буенча фестивальдә катнашу һөнәри эшчәнлек төре түгел.

Быел зона этаплары Әлмәттә, Яшел Үзәндә һәм Яр Чаллыда, финал Казанда узачак.

Фестивальдә катнашуга гаризалар 2025 елның 6 октябренә кадәр түбәндәге сайтта кабул ителәчәк: www.bzzm.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International