Татарстан Республикасы буенча Социальфонд бүлеге халыкка билгесез кешеләрнең
үзләрен фонд хезмәткәрләре дип таныштырып шалтырату очраклары артуы турында хәбәр итә. Мондый шалтыратып
сөйләшүләр барышында җинаятьчеләр ялган юл белән гражданнарның шәхсимәгълүматларын алырга тырыша.
Әгәр сезгә Социаль фонд хезмәткәрләре
исеменнән шалтыратып, пенсия яисә башкасоциаль түләүләрне кабат исәпләү яки ачыклау сылтавы белән шәхси мәгълүматлар
сорасалар - бу мәгълүматларны бирмәгез! Билгесез затларга шәхси мәгълүмат хәбәритүдән сакланыгыз.
"Миңа үзен Социаль фонд
хезмәткәре дип таныштырган Александр янәсе дарулар өчен яңа компенсация түләве барлыгы турында
хәбәр итте, паспорт мәгълүматларын һәм банк картасы номерын атарга сорады. Минтелефоннан сөйләшүне туктаттым һәм Социаль фондның Татарстандагы
контакт-үзәгенә шалтыраттым. Фонд хезмәткәремиңа Александрның мошенник булуын, паспорт һәм банк картасы мәгълүматларын
эйтергә ярамаганлыгын хәбәр итте ", - дип сөйләде Казаннан пенсионер Роза Сатдыйкова.
Билгесез һәм шикле телефон номерларыннаншалтыратуларга җавап бирмәгез. Таныш булмаган кешеләргә дәүләт хезмәтләре пароле, паспорт
мәгълүматлары, банк картасы номеры һәм банк картасының ПИН-коды кебек шәхсимәгълүматларны хәбәр итмәгез.
Алдан ук кисәтеп куябыз: сезне соңыннантелефон аша СМС-код җибәреп раслау юлы белән
кабул итүгә яздыру тәкъдиме - ул мошенниклар схемасы. Социаль фондныңклиент хезмәтенә кабул итүгә язылу өчен бары тик фонд сайтындагы рәсми "Алдан язылу" электрон сервисыннан
файдаланырга кирәк, анда сез үзегез өчен уңайлы визит вакытын сайлый аласыз.
«Без республика халкын яңа ярдәм чаралары һәм түләүләр турында мәгълүматны Социаль фондның рәсми сайты, клиент
хезмәте һәм фонд бүлегенең социаль челтәрләрдәге аккаунтлары кебек тикшерелгәнчыганаклардан гына алырга чакырабыз», - дип ассызыклады Татарстан
Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Еш кына кырыгалдарлар пенсияләр күчерелә торган банк карталары яки счетларның куллану сроклары чыкканлыгы турында хәбәр итәһәм акчаларны алар тәкъдим иткән яңа счётка күчерүне таләп итә. Шуны
истә тотарга кирәк, пенсия акчасын күчерү яисә китерү ысулын бары тик пенсионер үзе Россия Социаль фондының төбәк бүлегенә шәхсигариза биреп кенә сайлый ала!.
Социаль ярдәм
чаралары, Россия Социаль фондыныңТатарстан Республикасы бүлеге түләүләре һәм хезмәләре турында тулы һәм дөрес
мәгълүматны СФР сайтында һәм: ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм социальчелтәрләрендә һәм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә
мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенчабердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә
кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 сәгатькәкадәр; шалтырату түләүсез).