14 август кичендә, төнлә һәм 15 августта көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгырлар көтелә, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитә, боз явуы ихтимал, төнлә урыны белән көчле яңгыр, томан.
Алмашынучан болыт.
Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, төнлә урыны белән көчле.
Кайбер районнарда яшенле яңгыр ява, көндез боз явуы ихтимал.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 14 м, яшен вакытында секундына 15-20 м.
Төнлә һаваның минималь температурасы +13..+16˚.
Көндез максималь температура +22..+25˚.