2025 елның 27 августына Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы

2025 елның 26 августы, сишәмбе

27 августта иртән, көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил көтелә, боз явуы ихтимал.

Болытлы, төнлә аязучан.

Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Иртән һәм көндез яңгыр, урыны белән яшен, боз булуы ихтимал.

Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатышка күчү белән, секундына 6-11 м, урыны белән төнлә тизлеге 14 м, иртән һәм көндез 15-20 м/с кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы +10..+13˚.

Көндез максималь температура +17..+20˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International