Почта маркасында Җиңү Паркындагы Казан мемориаль комплексы территориясендә урнашкан скульптор Мәхмүт Гасыймовның тыл хезмәтчәннәре һәйкәле сурәтләнгән. Марканың гомуми тиражы 16 000 данә, аның номиналы — 60 сум. Почта түләүенең дәүләт билгесен почтаның бүлендек компаниясе «Марка» АҖ чыгарган.
Бүген Казан Кремлендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында марканы сүндерү тантанасы булды. Моның өчен Россия Почтасы истәлекле сурәт белән конверт һәм махсус почта штемпеле чыгарды, ул нибары бер көн генә эшли. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова һәм Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов катнашты.
27 август-хезмәт батырлыгы шәһәрләренә багышланган алты почта маркасы почта әйләнешенә чыга. Казаннан тыш, почта миниатюраларын шулай ук Магнитогорск, Пенза, Пермь, Томск һәм Төмәнгә багышладылар.
«Казан — Хезмәт батырлыгы шәһәре» почта маркасын Казанның үзәк почта бүлекчәсендә Кремль ур., 8 йорт адресы буенча алырга мөмкин. Бүген 21:00 гә кадәр теләгән һәркем шулай ук махсус штемпель тамгасын куя ала. Исегезгә төшерәбез, махсус почта эзе барлыкка килгән конвертлар һәм маркалар филателистларның горурлыгы була. Почта продукциясенең мондый нөсхәләре музейларга һәм шәхси коллекцияләргә эләгә.