2025 елның 29 августына Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

29 августта көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-18 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 16 м/с кадәр).

Алмашынучан болыт.

Төнлә явым-төшем юк. Көндез урыны белән бераз яңгыр ява.

Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 7-12 метр тизлектә, көндез урыны белән 15-18 метр тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы +9..+12˚.

Көндез максималь температура +17..+21˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International