2 сентябрь кичендә, төнлә һәм 3 сентябрьдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгырлар, кыска вакытлы җилнең көчәюе секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда - иртән һәм көндез), төнлә һәм иртән аерым районнарда томан көтелә.
Алмашынучан болыт.
Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява.
Иртән һәм көндез кечкенә, урыны белән уртача яңгыр.
Урыны белән яшен, төнлә һәм иртән томан.
Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба 6-11, урыны белән тизлеге 14кә кадәр җитә, яшен вакытында тизлеге 15-20 м/с ка кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы +11..+15˚.
Көндез максималь температура +16..+21˚.