Татарстанда бакчачылар өчен кайнар линия узачак

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

2025 елның 5 сентябрендә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры экспертлары Татарстан Республикасы буенча Роскадастр белән берлектә бакчачылар өчен күчемсез милек объектларына һәм җир кишәрлекләренә хокукларны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрәчәк.

Телефон консультацияләре барышында белергә мөмкин булачак:

- Бакчачылык  территориясендә төзелгән торак йортны теркәп буламы;

- Йортны саткан очракта кишәрлекне аеру кирәкме?;

- Әгәр җир кишәрлеге бүленмәгән булса, йорт төзеп буламы?

Башка бик күп сорауларга җавап алып булачак. Сезнең телефоннан шалтыратуларыгызны Казанда көтәбез

8 (843) 255-25-71

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International