Татарстан Республикасы Буа шәһәре Башкарма комитеты экологик хәлне яхшыртуга һәм халыкның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән ике мөһим карар кабул итте.
2025 елның 2 сентябрендәге 35 нче карары кеулланылган терекөмешле лампалар белән эш итү мәсьәләләрен регламентлаштыра. Документ Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы территориясендә кулланучылардан хәвефле калдыклар туплану урыннарын билгели. Күпфатирлы йортларга аерым игътибар бирелде, анда туплану урыннары калдыклар белән эш итүнең федераль кагыйдәләренә туры килергә тиеш.
Шулай ук 2025 елның 2 сентябре белән даталанган 36 номерлы карар хуҗасыз хайваннарны аулаганнан соң кайтару тыела торган урыннар исемлеген раслый. Исемлеккә мәйданнар, урамнар, парклар һәм скверлар, күпфатирлы йортлар янәшәсендәге территорияләр, балалар һәм спорт мәйданчыклары, массакүләм чаралар уздыру урыннары, Мәгариф һәм дәвалау учреждениеләре территорияләре, шулай ук мәдәният объектлары, җәмәгать туклануы һәм кибетләр янәшәсендәге урыннар кертелгән.
Документ нигезендә, караучысыз калган хайваннарны элеккеге яшәү урыннарына кайтару турында карар кабул итү вәкаләтләре Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенә бирелгән.
Документлар Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында һәм Буа муниципаль районы сайтында басылып чыкты.
Кабул ителгән чаралар санитар-эпидемиологик вәзгыятьне яхшыртуга, халыкның сәламәтлеген саклауга һәм уңайлырак һәм куркынычсызрак шәһәр мохите булдыруга юнәлдерелгән.