7 сентябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы җилнең секундына 15-17 метрга кадәр көчәюе көтелә.
Алмашынучан болыт. Башлыча явым-төшемсез.
Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән кыска вакытлы көчәю 15-17 м / с ка кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы +12..+15˚.
Көндез максималь температура +18..+23˚.