Татарстан Росреестрында торак пунктларда җир кишәрлекләрен, бакча һәм яшелчә кишәрлекләрен файдаланмау билгеләре исемлеген аңлатуга багышланган кайнар линиягә йомгак ясалды.
Килгән сорауларга дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы урынбасары Рөстәм Садрив җавап бирде. Сезнең игътибарыгызга аларның кайберләренә җаваплар тәкъдим итәбез.
Быел мин СНТда җир кишәрлеге сатып алдым. Аны нинди срокларда үзләштерергә кирәк?
- 2025 елның 1 мартыннан үз көченә кергән 08.08.2024 елдан № 307-ФЗ Федераль закон нигезендә торак пунктлар җирләре составындагы җир кишәрлекләре, шулай ук бакча һәм яшелчә җир кишәрлекләре (СНТдагы кишәрлекләрне дә кертеп) өчен өч еллык үзләштерү срогы билгеләнгән.
2025 елның 1 мартыннан соң сатып алынган кишәрлекләр өчен үзләштерү вакыты милек хокукын теркәгән вакыттан исәпләнә.
2025 елның 1 мартына кадәр сатып алынган кишәрлекләр өчен үзләштерү вакыты 2025 елның 1 мартыннан исәпләнә.
Ел башында мин җир кишәрлеге сатып алдым (инвестиция сыйфатында). Якындагы берничә елда йортны төзү планнарына керми. Үз җиреңне югалтмас өчен нишләргә?
- Индивидуаль торак төзелеше өчен билгеләнгән җир кишәрлегендә хокукы теркәлергә тиешле 7 ел һәм аннан да күбрәк вакыт дәвамында индивидуаль торак йортның булмавы җир законнарын бозу билгесе булып тора (җир кишәрлегенең Хокук иясе дәүләт хакимияте органнары гамәлләренә (гамәл кылмавына) бәйле рәвештә индивидуаль торак йорт төзелешен тәмамлый алмаган очраклардан тыш, җирле үзидарә органнарының яисә инженер-техник тәэмин итү челтәрләрен эксплуатацияләүче затларн Индивидуаль торак төзелеше өчен билгеләнгән җир кишәрлегендә хокукы теркәлергә тиешле 7 ел һәм аннан да күбрәк вакыт дәвамында индивидуаль торак йортның булмавы җир законнарын бозу билгесе булып тора (җир кишәрлегенең Хокук иясе дәүләт хакимияте органнары гамәлләренә (гамәл кылмавына) бәйле рәвештә индивидуаль торак йорт төзелешен тчак.
Җир законнарын бозу ачыкланганда, законнарда нинди җәза каралган һәм Росреестр хезмәткәрләре бу вәзгыятьтә ничек эш итә?
- Федераль дәүләт җир контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру Татарстан Росреестрының төп функцияләренең берсе булып тора, аны үтәү Россия Федерациясе Җир кодексы нигезендә башкарыла. Вазыйфаи затларның җир законнарының мәҗбүри таләпләрен бозу билгеләре турында белешмәләре булган очракта, контроль (күзәтчелек) чараларының берсен үткәрү инициативасы куела.
Аны үткәрү һәм җир законнарының мәҗбүри таләпләрен бозу билгеләрен билгеләү нәтиҗәләре буенча контрольдә тотылучы затка кисәтү игълан итү яисә җир законнарын бозуны бетерү турында күрсәтмә бирү турында карар кабул ителә.