Татарстанда икенчел торак базарында килешүләр саны 16% ка арткан.

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Августта Татарстан Росреестры сату-алу килешүләре нигезендә хокукларның 15 877 күчүен теркәгән. Чагыштыру өчен: июльдә андый сату-алу шартнамәләре 13 692 булган.

Шул ук вакытта күчемсез милек объектлары төрләре буенча сату-алу шартнамәләрен теркәүләр саны тулаем Татарстан буенча артты:

- торак биналарга - 15,1% ка - июльдәге 4 691 дән августтагы 5 397 гә кадәр;

- шәхси торак йортларга – 8% ка - 1 209 дан 1 305 кә кадәр;

- җир кишәрлекләренә-19,4% ка - 7 153 тән 8 542 гә кадәр.

"Җәйнең соңгы аенда Татарстанда күчемсез милекнең икенчел базары, шул исәптән Казанда да, сизелерлек активлашты. Августта якынча 15,8 мең килешү рәсмиләштерелгән, бу июльгә караганда 16% ка күбрәк. Сату-алу шартнамәләре нигезендә хокуклар күчүләрен теркәү санының тотрыклы уңай динамикасы күчемсез милеккә ихтыяҗның баланслы үсүенә кайту турында сөйли ала", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

"Күчемсез милеккә ихтыяҗ арту көтелгән иде. Сәбәбе берничә. Беренчедән, ипотека буенча процент ставкаларын киметү, бу аны күтәргәннән соң торак мәсьәләсен кичектереп торучыларны сатып алуга кайтара. Икенчедән, банкларда югары керемле депозитларга акча урнаштырган күпләрнең мондый кертемнәрнең сроклары тәмамлана, ә пролонгация шартлары алай ук кызыклы түгел. Киләчәктә ихтыяҗның уңай динамикасы сакланыр дип фаразлыйбыз, чөнки күчемсез милек сатып алу өчен шартлар төп ставка кимү белән бәйле рәвештә җәлеп итүчәнрәк була бара», - дип шәрехләде Татарстан Республикасы риелторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садреев.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International