Инвестицион проектлар буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Александра Абдуллина аңлатканча, 2025 елның 1 сентябреннән БДКМРга милекченең гаилә әгъзалары (шул исәптән элеккеге) турында өстәмә мәгълүматлар кертелә. Әлеге мәгълүмат кертелә:
- әгәр торак урынны хосусыйлаштыру вакытына күрсәтелгән затларның әлеге бинадан аны хосусыйлаштыручы зат белән бертигез хокуклары булса;
- әгәр пай взносын тулысынча түләгән вакытта туганнары торак яисә торак-төзелеш кооперативы әгъзаларының гомуми җыелышы карары нигезендә бирелгән торак урынга ордерда гаилә әгъзалары буларак күрсәтелгән булса. Шулай ук алар торак урын бирү турындагы карарда күрсәтелгән булса йә пай взносы түләнгәнче гаилә әгъзалары сыйфатында яисә суд карары буенча торак урынга күчерелгән булса.
«Яңа закон чыгару нормасы, ягъни бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрында гаилә әгъзаларының, шул исәптән элеккеге әгъзаларының, күрсәтелгән торак урыннан файдалану хокукы булуы турындагы белешмәләрне чагылдыру, барлык өченче затларның да мондый торак урынга хокуклары турындагы мәгълүматның максималь үтә күренмәлелеген тәэмин итәргә тиеш. Шул рәвешле бу аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен якларга, ә намуслы сатып алучыларга сатып алына торган торак урынга карата авырлыклар булу яки андыйларның булмавы турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләде Александра Абдуллина.
Торак урын милекчесенең гаилә әгъзалары (шул исәптән элеккеге) турында белешмәләр БДКМРга торак хуҗасының үзе һәм аның гаилә әгъзалары (шул исәптән элеккеге) гаризасы нигезендә яисә суд карары нигезендә кертелә.
Мондый торак ипотекасы Торак урын милекчесенең гаилә әгъзаларының нотариаль таныкланган ризалыгын алу шарты белән генә рөхсәт ителә.