Өлкәннәр көне уңаеннан пенсионерлар бушлай хезмәтләр алачак.

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Бәйрәм уңаеннан 1 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр районда яшәүче өлкәннәргә бушлай чәчтараш хезмәте күрсәтелә.

Чәчтараш хезмәтен түбәндәге адреслар буенча алып була:

 Буа шәһәре, Р. Люксембург ур., 149 йорт, «ЭЗА» чәчтарашханәсе;

 Буа шәһәре, Вахитов ур., 71Б йорт, Татфондбанк бинасы, «Эконом» чәчтарашханәсе.

 

4 октябрьдә - бушлай мунча хезмәте.

Мунча хезмәтләре Буа шәһәре, Арефьев ур., 12 йорт адресы буенча күрсәтелә.

08.00-20.00 сәгатьләрдә.

Хезмәтләрне  алу өчен үзең белән паспорт, пенсия таныклыгы яки картлык буенча пенсия билгеләү турында белешмә, СНИЛС кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International