1 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр Россия Почтасы сайтында һәм бүлекчәләрендә вакытлы матбугатка 20% ка кадәр ташлама белән язылырга мөмкин. Нәшрият йортлары белән берлектә компания 1 900 басмага язылу бәясен киметәчәк, шул исәптән Татарстаннан да. Алар арасында-балалар, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары.
Язылучылар басмаларны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук язылуны мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә рәсмиләштерүче почтальоннардан язып ала алалар. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучы клиентларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак.
Почта клиентлары шулай ук интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.