Авыруга яки сәламәт кешегә битлек кияргәме?

2025 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

Грипп, коронавирус инфекциясе һәм башка кискен респиратор вируслы инфекцияләр кузгатучыларны актив циркуляцияләү чорында бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеген инфекция йоктыруны кисәтүнең һәм таралуны чикләүнең нәтиҗәле чарасы сыйфатында куллануның максатка ярашлылыгын искә төшерәбез.

Бу вируслар кешедән кешегә күбесенчә һава-тамчылап, зарарланган кешеләр сөйләшкәндә, төчкергәндә яки йөткергәндә барлыкка килә торган респиратор бүлендекләрнең микротачысы аша күчә.

Һава белән бу тамчылар йогышлы кеше белән янәшә урнашкан сәламәт кешеләрнең өске сулыш юлларының лайлалы тышчасы өслегенә эләгергә мөмкин.

Бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеген куллану сәламәт кеше организмына борын һәм авыз аша вируслар булырга мөмкин респиратор бүлендекләр тамчыларының эләгүен булдырмый.

- вируслы респиратор авыру билгеләре булган гаилә әгъзасын караган вакытта битлек киегез.

  -әгәр сез авырыйсыз икән, яки сездә вируслы респиратор авыру билгеләре бар икән, башка кешеләргә якынлашыр алдыннан битлек киегез.

- әгәр сездә вируслы респиратор авыру билгеләре булса һәм сезгә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк икән, әйләнә-тирәдәгеләрне көтү зонасында саклау өчен алдан ук битлек киегез.

 - кеше күп булган урыннарда битлек киегез.

    - битлекне бер тапкыр кулланыгыз, битлекне кабат куллану ярамый.

    - битлекне 2-3 сәгать саен яисә ешрак алыштырыгыз.

     - битлек дымланса, аны яңасына алыштырырга кирәк.

    - битлекне кулланганнан соң, аны ташлагыз һәм кулларыгызны юыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International