Муниципаль хезмәткәрләр гаиләләре арасында «Коррупциягә каршы кулга-кул тотынышып» иҗади конкурсына йомгак ясалды

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Буа муниципаль районының җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәткәрләрнең гаиләләре арасында  иҗади конкурсы узды. Катнашучыларның яшь төркеме 3 категориягә бүленде: 5 яшьтән алып 8 яшькә кадәр, 9 яшьтән алып 12 яшькә кадәр һәм 13 яшьтән алып 17 яшькә кадәр. Конкурсның максаты муниципаль хезмәткәрләрнең гаиләләрендә коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыру һәм хокукый культураны күтәрү, гаилә кыйммәтләрен һәм уртак иҗатны популярлаштыру, шулай ук муниципаль хезмәтнең уңай имиджын ныгыту иде. Әлеге конкурс кысаларында хезмәткәрләрнең гаиләләре үз эшләрен тәкъдим иттеләр, аларда коррупция күренешләрен, аның безнең тормышка тискәре йогынтысын һәм нәтиҗәләрен күзаллауларын чагылдырдылар. Конкурс комиссиясе әгъзалары җилкәсенә һәрбер эшне бәяләү һәм җиңүчеләрне билгеләү буенча авыр бурыч төште. Түбәндәге яшь төркемнәрендә җиңүчеләр булып түбәндәгеләр танылды: беренче яшь төркемендә 5 яшьтән 8 яшькә кадәр: Зиатдинов Тимур Рамил улы — 1 урын; икенче яшь төркемендә 9 яшьтән 12 яшькә кадәр: Габитова Аделя Алмаз кызы — 1 урын, Зиатдинова Ралина Рамил кызы — 2 урын; өченче яшь төркемендә 13 яшьтән 17 яшькә кадәр: Сафина Алинә Алмаз кызы — 1 урын, Мөхәммәтҗәрова Ләйлә Марсель кызы — 2 урын, Нурымова Ралина Руслан кызы - 3 урын. Конкурста катнашучыларга 2 яшь: Фәхретдинов Рәзил Фаил улы. Барлык конкурсантлар да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International