«СОРАУ-ҖАВАП» ФОРМАТ.

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

СОРАУ:  2025 елның 1 августыннан мәктәп рюкзакларына яңа стандарт кертелде, дип ишеттем.  1 нче сыйныф укучысы өчен рюкзакның авырлыгы нинди булырга тиеш?

ҖАВАП:  Әйе, 2025 елның 1 августыннан Россиядә ГОСТ 35096-2024 үз көченә керде «Балалар һәм яшүсмерләр өчен букчалар, рюкзаклар һәм портфельләр, күн галантерея эшләнмәләре. Техник шартлар» (техник җайга салу һәм метрология буенча Федераль агентлыкның 2024 елның 20 августындагы 1091-ст номерлы боерыгы белән гамәлгә кертелгән) (алга таба – ГОСТ).

Әлеге стандарт букчаларга, рюкзакларга, укучылар портфельләренә, балалар чемоданнарына, спорт сумкаларына, укучылар өчен сумкаларга, алмаш аяк киеме өчен сумкаларга, балалар өчен сумкаларга, папкаларга, тышлыкларга, билбау каешларына һәм балалар һәм яшүсмерләр өчен вак күн галантерея эшләнмәләренә кагыла (ГОСТның 1 пункты).

ГОСТның 5.4 пунктында эшләнмәләрнең массасына таләпләр билгеләнгән: кече сыйныф укучылары өчен рөхсәт ителә торган авырлык – 700 граммнан артык түгел, өлкән сыйныф укучылары өчен аксессуарларны исәпкә алмыйча 1 килограмм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International