Күзәтчелек чаралары күрсәткәнчә, 5 яшьлек малай инвалид бала булып санала һәм реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин ителүгә мохтаҗ. 2024 елның гыйнварында баланың анасы Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенә тубык һәм тез буыннарын фиксаторы җайланмасы белән тәэмин итү турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Әмма балигъ булмаган бала реабилитацияләүнең кирәкле техник чаралары белән тәэмин ителмәгән.
Бала хокукларын яклау максатыннан шәһәр прокуратурасы судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеген балигъ булмаганны реабилитацияләүнең кирәкле техник чаралары белән тәэмин итәргә мәҗбүр итүне таләп итте.
Казан шәһәренең Вахитов районы суды күзәтчелек ведомствосының дәгъва таләпләрен тулы күләмдә канәгатьләндерде.
Суд карары законлы көченә кергәннән соң прокуратура аның үтәлешен контрольгә алачак.