Тизлек яратучы кыз

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
Буалы Энҗе Гафурованы автомобиль йөртү стажы 10 ай гына булу куркытмады – 
ул “Автоледи” бәйгесенең республика этабында катнашты һәм беренче егермелеккә керде.
Бу җиңүе белән 18 яшьлек кыз Татарстан җыелма командасы составына кертелде.  
– Барысы да районның “Сатурн” кызлар картинг клубыннан башланды. Җитәкчесе Илдар абый Сабирҗановка рәхмәт. Зур тизлектә җилдерү, юлда башкаларны артта калдырып узып китү рәхәте шунда ук каныма сеңде, - ди Энҗе. 
Казан федераль университетына укырга кергәч шө-гыльләнүен башкаланың “Форсаж” картинг үзәгендә дәвам итте. Ә беркөнне Энҗе озак кына үзәк янындагы мәйданда автоспорт белән шөгыльләнүче төр-кемнәргә карап торды. Ничек оста йөриләр бит! Мин дә булдырам дип карар кылды кыз һәм ялга кайткач бу хакта өч дистә елга якын автомобиль йөртү стажы булган әтисенә сөйләде.  
- Әтием минем өчен дус та, киңәшче дә, остазым да. Барлык ярышларга да аның хәер-фатихасы бе-лән чыгам. Узышта каушап калсам, күңелемә кылт итеп аның бирешмә, кызым, гел алга бар дигән сүзләре искә төшә. Якын кешеңнең һәр яктан терәк булуы җиңүгә бар көчеңне тупларга ярдәм итә, - ди кыз. 
Автоспортчы кызның яу-лыйсы үрләре алда әле. Ул киләсе елдан Россия күләмендәге автоузышларда катнашу өчен Татарстанның хатын-кызлар спорт автоклубы җитәкчелеге белән килешү төзеде.
Киләчәктә ул Россия автоярышларында беренче өч-леккә керергә хыяллана. Булачак һөнәрен дә шул өлкә белән бәйләргә уйлый. Автомобиленең тә-гәрмәчләре аны гел үргә генә алып менүен теләп калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International