2025 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан гомуми мәйданы 345024.7 кв. м булган 99 күпфатирлы йорт Дәүләт кадастр исәбенә куелган.узган ел йомгаклары буенча 133 күпфатирлы кадастр исәбенә куелган. Барлыгы, Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, БДКМРда гомуми мәйданы 82,6 млн. кв. м булган 23 333 күпфатирлы йорт турында мәгълүматлар бар.
Ведомствода аңлатуларынча, кадастр исәбенә куелганда Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) аларда урнашкан барлык биналар - фатирлар, торак булмаган биналар, гомуми файдалану урыннары, булган очракта – машина урыннары һ. б. турында белешмәләр кертелә.
Шул ук вакытта төзүчеләр өлешле төзелеш объектын катнашучыга тапшыру турында акт кушымтасы белән хокукны дәүләт теркәвенә алу турында гаризаны 30 көн эчендә, дәүләт теркәвенә алган очракта - 6 ай дәвамында җибәрергә тиеш (26.12.2024 елгы 487-ФЗ номерлы Федераль закон).
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр иткәнчә, төзелеш темплары шул исәптән бирелгән рөхсәтләр саны арту хисабына да тотыла. Төбәкнең Төзелеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә гомуми мәйданы 5 млн.623 мең кв. м булган күп фатирлы йортлар төзүгә 596 рөхсәт гамәлдә. Бу 2024 ел белән чагыштырганда 15% ка күбрәк. Гомуми торак мәйданы 5 млн. 585 мең кв. м булган 544 күп фатирлы йорт төзелеш стадиясендә – бу узган ел белән чагыштырганда 20% ка югарырак.