Тормыш мөһимрәк! Гади гадәтләр юлларда гомерләрне ничек саклап кала

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Вәзгыятьне күз алдыгызга китерегез: төн уртасы, бераз яңгыр сибәли, юлда күрү мөмкинлеге начар. Машина йөртүче җәяүлене нибары 30 метрдан күреп ала - тулысынча туктау өчен бик соң бу. Ә хәзер башка сценарий: шул ук җәяүле, әмма яктылыкны кире кайтара торган элемент белән. Машина йөртүче аны 150 метр ераклыкта күрә һәм тыныч кына тизлеген киметә.

Бер кечкенә генә деталь- ә куркынычсызлыкта нинди  зур аерма!

Яктылыкны кире кайтара торган элементлар җәяүлене тәүлекнең караңгы вакытында алар булмаганга караганда 10 тапкырга артыграк ераклыкта күрсәтеп тора. Бу аксессуар гына түгел - бу сезнең тормышны иминиятләштерү, ул бер тиен тора, әмма аның кыйммәте үлчәүсез.  Статистика рәхимсез: Россиядә авыр нәтиҗәләргә китергән һәр бишенче юл-транспорт һәлакәте исерек хәлдә йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга. Хокуксыз руль артына утыру-бу закон бозу гына түгел — бу хәрәкәтнең барлык катнашучылары өчен турыдан-туры куркыныч. Онытмагыз: юл гамьсезлекне гафу итми. Фликерлы җәяүлеләр һәм аек машина йөртүчеләр- кагыйдәләр генә түгел, бу безнең тормыш файдасына уртак сайлау. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Җәяүле өчен яктылык кайтаргыч һәм машина йөртүче өчен аеклык — гомерләрне саклап кала торган гади гадәтләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International