Татарстанлылар Россия почтасы белән балалар даруларына экономия ясарга мөмкин

2025 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Республиканың почта бүлекчәләрендә хәзер бер яшьтән өлкәнрәк балага дару полисы рәсмиләштерергә мөмкин. «Олылар» кебек үк, ул табиб билгеләгән препаратларга сарыф ителгән акчаларның 90%  кайтарырга мөмкинлек бирә.

Балалар өчен дару полисын Татарстанның барлык почта бүлекчәләрендә сатып алырга мөмкин. Аның гамәлдә булу вакыты-өч айга кадәр. Компенсация алу өчен махсус чат-бот аша чекларның һәм табиб билгеләүләренең фотосурәтләрен җибәрү дә җитә. Сорауны эшкәртү бер тәүлектән дә артмый, компенсация банк картасына килә. Традиционрак вариант-документларны хат белән җибәрү. Теләсә нинди полис рәсмиләштергәннән соң инде алтынчы көнгә эшли башлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International