2025 елның 05 декабрендә инвалид гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны ачылачак. «Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә хәбәр итәргә була: - инвалидлык алу, реабилитацияләүнең техник чараларын китерү проблемалары турында; - медицина ярдәме күрсәтү проблемалары һәм аның сыйфаты турында; - социаль пособиеләр һәм түләүләр алу проблемалары турында; - башка мәсьәләләр турында.
«Кайнар линия» телефоны: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71, WhatsApp мессенджерында хәбәрләр өчен +7 960 049-68-14 консультацияләр вакыты: 10.00 дән 14.00 гә кадәр.
Консультацияләү:
• Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
• «Мәрхәмәт-шәфкатьлелек " ТР Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе вәкилләре
* ТР Прокуратурасы
* ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
* Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы
* Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы
• Россия Федерациясе Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге
* Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы
• Казан ш. муниципаль берәмлеге башкарма комитеты