«Челтәр компаниясе» АҖ E-PROM белән берлектә ясалма интеллект системалары белән җиһазландырылган инновацион электр зарядлау станцияләрен гамәлгә кертә. Яңа станцияләрнең ничек эшләве турында журналистларга матбугат туры барышында сөйләделәр.
Беренче интеллектуаль зарядка станциясен бу елның августында эшләтеп җибәрделәр. Мондый эшләнмәнең үзенчәлекләреннән берсе-зарядка станциясе каршындагы парковка пространствосы электромобильләрне зарядлау өчен каралган дигән тавыш белән хәбәр итү. Система транспорт чарасын һәм машина йөртүченең ишекне ачу мизгелен таный, шуннан соң автомат рәвештә кисәтү бирә. Хәзерге вакытта алгоритмнарны реаль шартларда «өйрәнеп бетерү» мөмкинлеге булган кыр сынаулары үткәрелә.
- Система зарядка станциясе каршындагы төрле каршылыкларны, көртме ул яки башка объектлармы, танып беләчәк,-дип ассызыклады системаның киңәйтелгән мөмкинлекләрен e-PROM коммерция директоры Марат Нургалиев. - Бу мәгълүмат станция хуҗасына да, кулланучыларга да мобиль кушымта аша тиз арада тапшырыла ала. Моннан тыш, система транспорт чараларының дәүләт номерларын таный, бу мониторинг өчен өстәмә мөмкинлекләр бирә.
Татарстан Республикасы территориясендә «Челтәр компаниясе» АҖ 184 электр зарядлау станциясенә хезмәт күрсәтә, шул исәптән E-PROM компаниясе җитештергәннәренә дә. Заманча ЭЗСләр 60 тан 150 кВт кадәр куәтле электромобильләргә исәпләнгән һәм барлык популяр типтагы тоташтырулар белән комплектланган – Chademo, Combo CCS, шулай ук GB/T, ул Кытайда җитештерелгән электромобильләр өчен һаман да күбрәк кирәк була бара.