Пиротехник әйберләрдән файдалану урыны турында карар

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

Яңа ел бәйрәм чараларының янгын куркынычсызлыгын, гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген, физик һәм юридик затларның мөлкәтен, дәүләт яисә муниципаль мөлкәтне тәэмин итү максатларында «Янгын куркынычсызлыгы турында» 1994 елның 21 декабрендәге 69-ФЗ номерлы Федераль законның 30 статьясы һәм «Янгын куркынычсызлыгы турында» 1993 елның 18 маендагы 1866-ХХП номерлы Татарстан Республикасы Законының 25 статьясы, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 08.12.2021 елдан №1194 «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында» карары нигезендә Буа шәһәре Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. 2025 елның 9 декабреннән 2026 елның 13 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Буа шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырырга;

 2. Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда куркынычлыкның 1 — З класслы пиротехник эшләнмәләрне (Бенгал утларыннан, шапылдаткычлардан тыш) чикләрендә урнашкан территорияләрдә куллануны тыю билгеләргә:

-Сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линия) чикләреннән 500 метр ераклыкта,

-Торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары чикләреннән -50 метр.

Буа шәһәрендә гражданнарга пиротехник әйберләрдән файдалану өчен 2 урын билгеләргә:

- Буа шәһәренең В. И. Трусенев ис. Үзәк стадионы ( баскетбол мәйданчыгы);

- Буа шәһәре, Р. Люксембург ур., 169 «в»участогы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International