Ишетмәсәң ишет...

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Буа дәүләт драма театры артистлары драматург В. Сигаревның “Ялганлау детекторы” дигән ике пәрдәлек комедиясен сәхнәләштереп, тамашачылар хөкеменә тәкъдим иттеләр.
-Рус телле тамашачыларга яңа ел бүләге бу. Районыбызда төрле милләт кешеләре яшәвен һәрвакыт истә тотабыз. Барлык серләрне дә әйтеп бетермибез, киләчәктә яңаларын күрерсез, - дип сүз башлады җирле театр директоры-сәнгать җитәкчесе Ра-ил Садриев. Быел театр артистларына русча “сөй-ләшергә” җай да чыккан. Мәскәү хөкүмәте белән Татарстан Республикасы Мә-дәният министрлыгы арасында төзелгән килешү нигезендә июнь аенда Свияжск шәһәрендә артистларның осталыкларын кү-тәрү лабораториясе оештырылган. Анда Әлмәт, Чаллы театрлары артистлары белән бергә Буа театрыннан 6 кешегә ун көн дәвамында шунда яшәп осталыкларын чарлау мөмкинлеге тудырылган. Мәскәүдәге милләтләр театры режиссеры Родион Букаев буалыларга рус телендә спектакль әзерләргә тәкъдим итә, режиссер буларак ярдәм итәчәгенә ышандыра. Һәм менә кө-теп алган көн килеп тә җит-те. Комедиядә бары өч кенә кеше катнаша. Гипнозлаучы Николай Николаевич (Ильяс Киньягулов), Надежда Бызова (Айгөл Хәйретдинова), Борис Бызов (Булат Гәрәев) уеннары тормышның үзен чагылдыра. Айгөлнең күптән түгел “Эх, кызлар...” спектаклендә Алтынчәч ролен башкаруын күреп сокланган идек. Иренең даими рәвештә исерткеч куллануыннан гаҗиз булган, әмма ташлап китә алмаган кайнар хисле, кызу канлы, күп сөйләүче хатын образын да оста тудырды. Булат Гә-рәевның да осталыгы үсә бара. Спектакльне караган кеше ир белән хатын арасында булган каршылык-бәхәсләрнең һәр гаиләгә хас булуын күреп, артык гаҗәпләнми дә. Гомумән,  монда режиссерның дөрес юнәлеш бирүе әллә каян күренеп тора. Надежда Петровна иренең чын йө-зен гипнозлаучы ана ролен ачарга тели. Николай Николаевич Борисны үзе генә белгән ысул белән “йоклатканнан” соң иң кызыгы башлана да инде. Хатын нинди сораулар бирергә кирәклеген әйтеп тора, гипнозчы шуларга җавапны Бористан сорый. Ир бө-тенләй гөнаһсыз түгел икән, кранчы хатын белән мөнәсәбәт куерткан, эш урынында төзелеш материаллары сатып акча эш-ләгән. Хезмәт хакының кайда яшерелгәне дә мәгълүм булды. Инде Надежданың кем булуын белергә чират җитә. Боларның итенмешеннән, бәйлә-нүләреннән туеп, акчагыз да, үзегез дә кирәкми дип чыгып киткән Николай Николаевичның кулыннан сөйрәп кереп, хатынының серләрен ачарга мәҗбүр итә. Аның һәр сүзеннән күзләре зурая барган ир аракы шешәсенә үрелә. Эчеп бетергәч, Николайның якасына ябыша. Ничек эчмисең?! Ничә кеше бе-лән очраштың дигәч, 21 ди бит. Ир белән хатынның бер-берсен ишетмичә бер-берсен гаепләүләре, репликалары халыкны  туйганчы көләргә мәҗбүр итте. “Уянган” парга Николай:
- Син, дустым, эчүне ташла. Ә син, Надежда, телең-не бераз кыскарт. Җайлы тормыш шунда гына, - дип киңәш бирә.  
- Кычкырышсак та, талашсак та икебез ике якка китмибез. Яратам бит мин аны,- ди Борис. Үзен төрле рольдә  сынаган Илья Киньягуловның башкару осталыгы арта баруы күзгә ташлана. Спектакль барышында рольгә туры китереп “Землянка” җырын башкаруы тамашачыларга бик ошады. Матур, моңлы тавышы белән үзе уйнаган рольләрен бөтен итә, ышандыра. Ахырдан залдагы халык аягүрә басып артистларны алкышлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International