Узган шимбәдә “Пирамида” күңел ачу комлексында Буа якташлыгы җәмгыяте әгъзаларының очрашуы узды.

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Чарага районда туган-үскән, хәзерге көндә Россиянең, республиканың төрле төбәкләрендә яшәүче якташларыбыз җыелганнар иде.
 “Татагропромстрой” ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Ирек Закиров  барчасын бәйрәм белән котлады. Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов районның үткәнен, киләчәген сөйләде. 
-Мин беренче чиратта ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Аның ярдәме белән Буада яхшы юллар төзедек. Терлекчелек, игенчелек өлкәсендә дә уңышларыбыз зур.,- диде ул.
Бәйрәмне юмор осталары Илсур Мортаза, Раил Садриев алып барды. Сәхнәгә төрле елларда Буаның мактаулы гражданнары булган якташлар күтәрелде.  
Чараны районның өметле талантлары – Лемира Шәкүрова, Роберт Шәйхетдинов, Рамилә Мөхәммәтҗанова, “Гольфстрим”, “Шатлык нуры” коллективлары күңелле чыгышлары бәйрәмне бизәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International