19 декабрьдә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 115 нче утырышында Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары барлык 65 территориаль сайлау комиссиясенең яңа составларын формалаштыру һәм аларның рәисләрен билгеләп кую мәсьәләләрен карадылар.
«Территория сайлау комиссияләренең яңартылган составларына сәяси партияләр, иҗтимагый берләшмәләр, сайлаучылар җыелышлары, элеккеге составлардагы территория сайлау комиссияләре вәкилләре, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары тәкъдим иткән кандидатуралар керәчәк. ТИКның яңа составлары эшчәнлеге иң югары сайлау стандартларына туры килер дип ышанам», - дип билгеләп үтте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Республика Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе сүзләренчә, территориаль сайлау комиссияләренең яңа составларының барлык әгъзалары сайлаулар турындагы Россия законнары таләпләренә һәм Россия Үзәк сайлау комиссиясенең территориаль, округ һәм участок сайлау комиссияләрен формалаштыру тәртибе турындагы методик тәкъдимнәренә туры килү-килмәвенә тикшерү узган.
Кандидатураларны караганда сайлауларны оештыруда катнашу тәҗрибәсе, сайлау комиссияләре эшендә дәвамлылык, югары белемнең күбесенчә юриспруденция өлкәсендә булуы исәпкә алынды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан территориаль сайлау комиссияләренең яңа составлары территориаль сайлау комиссиясенең гамәлдәге составларының вәкаләтләре чоры тәмамлануга бәйле рәвештә төзелә.