Америкалылар кабат бездә

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе
Узган атна ахырында бездә кабат америкалы яшьләр кунакта булып киттеләр.
Инде үз кешебезгә әверелгән Лихау Джексон бу юлы Американың төрле штатларында яшәүче, Казан югары уку йортларында тугыз айлык курсларда рус телен һәм мәдәниятен өйрәнүче 18 егет һәм кыз белән килде.
Җомга кичендә алар үзлә-рен өч көнгә сыендырган гаиләләр белән таныштылар. Шимбә иртәсендә шә-һәр мәктәпләренә, ветеринария техникумына таралышып, укучылар, студент-лар белән очраштылар. Аннан Буа дәүләт драма театрына концертка җыелдылар. Буа яшьләре җыр-биюдә осталыкларын күр-сәттеләр, кунаклар да буш килмәгән. Эллен Вонг һәм Айнсли Катс биеделәр, Омега Тейл гитарада уйнап җырлады, аңа башкалар да кушылдылар. Мә-дәни программа спорт белән алышынды. “Яшьлек”тә баскетбол буенча иптәшләрчә очрашу бик киеренке узды. Бассейнда йөзү дә ошады. Америкалылар арасында бу ике спорт төрен үз итүчеләр дә бар.
Китәсе көн дә төрле чараларга бай булды. Туган як-ны өйрәнү музеенда сөй-ләгәнне генә тыңлап калмадылар, сораулар яудырдылар, үзләре дә җаваплар бирделәр. Русчаны әй-бәт белә кунаклар, аеруча Эллен белән Вильям Вайс.
- Бу төркем укуга хирыс,- ди Лихау. Мәктәптән тыш эш-ләр үзәгендә балалар иҗа-ты күргәзмәсе белән таныштылар. Өстәмә белем бирү педагоглары кул астында бик тырышып төрле сувенирлар ясадылар. Аларны үзләренә бүләк итеп алдылар. Соңгы тукталыш – боз сараенда. Беренче тапкыр тимераякка басучылар да буалы дуслары ярдәме белән оста гына шуарга өйрәнделәр.
Чын дуслар булып, аралашып торырга вәгъдәләшеп саубуллаштылар америкалылар.
- Без Буаны яратабыз, тагын киләчәкбез әле,- диде-ләр алар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International