Ай саен – 5 миллион сум “Коммуна”да сөт сатудан шул кадәр акча кертәләр

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе
“Бола” агрофирмасында район  хуҗалыклары җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре катнашында узган семинар-киңәшмәдә терлекчелектә унбер айлык эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде.
Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов һәр агрофирманың эшчәнлегенә бәя бирде.
- Терлекчелектә технология таләпләрен төгәл үтә-гәндә генә уңай күрсәткеч-ләргә ирешеп була. Шулай ук урыннардагы җитәкче-ләрнең эшне дөрес оештыра белүе дә кирәк. “Коммуна”, “Кыят” җәмгыятьләрендә, “Авангард”, “Дружба”, “Тахаръял” агрофирмаларында күрсәткечләр югары, шул ук вакытта аларда әле кулланылмаган резервлар да күп. Бү-ген сөте булганнар проблемаларын уңай хәл итүгә ирешәләр,- диде Азат Айзетуллов.
Кызганычка каршы, төрле сәбәпләр аркасында районда унбер айда мөгезле эре терлекләр саны 421гә кимеде, ә атлар саны 59 башка артты. Сөт җитештерүне “Авангард”, “Тахаръял”, “Коммуна”, “Дружба”, “Нива”, “Кыят” җәмгыятьләрендә 105-115 процентка үтәделәр. Шул ук вакытта “Вамин-Буа”да бу күрсәткеч 70 проценттан артмады. Ниһаять, әлеге җәмгыятьнең дә киләчәк  язмышы уңай хәл ителде. Хәзер алар “Ак Барс” холдинг компаниясе карамагына кертелде. Яшь җитәк-че Раил Исхаковка зур өметләр баглыйлар.
Һәр сыердан тәүлегенә ур-тача 23 килограмм сөт савып, районда “Коммуна” җәмгыяте лидерлык тота. Кассага һәр көн саен сөт сатудан 163 мең сум акча керә. Бер айга уртача исәпләгәндә 5 миллион сумга якын туры килә. Яшь бозаулар алу районда былтыргыдан ким булмас дип  көтелә. “Кыят” җәмгыяте директоры Владимир Грачев та сөтчелекнең табышлы тармак булуын ях-шы аңлый. Алар киләсе елның гыйнвар аенда сыерларның баш санын тагын 100гә арттырырга планлаштыралар. Хәзер аларны асрау өчен абзар өлгертелә.
Терлекчелектә эшнең көй-ле баруы зооветеринария белгечләренә турыдан-туры бәйле. Алар үз вазифаларын һәрдаим җиренә җиткереп, профилактик ча-раларны вакытында үткә-реп барырга бурычлы. Бер баш терлек тә алар рөхсә-теннән башка читкә реализацияләнергә тиеш түгел.
“Бола” агрофирмасы бүген үз көнен үзе күрә. Малларга кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләнгән. Бик-Үти товарлыклы-сөтчелек фермасындагы саву залларына  яңа җиһазлар урнаштырылган. Мөгезле эре терлекләрнең баш санын 24кә, бозауларны 26 башка арттырганнар. Яңа туган бозауларның сакланышы әйбәт. Аларны юнәлешле карап үстерүгә игътибар бирелә. Сөт җитештерү 105 процент тәшкил иткән. Тәүлеклек уртача савым 9 килограммга тиң. Бу күр-сәткечне киләчәктә 10 килограммга җиткерү өчен мөмкинлекләр бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International