Административ комиссия мөрәҗәгате

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районы Башкарма комитетының административ комиссиясе көн саен шәһәр һәм район территорияләрен төзекләндерү өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм бетерү буенча рейдлар үткәрә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2025 елда һәм 2026 ел башында мул кар яву шәһәрне һәм авыл җирлекләрен кардан чистарту буенча шактый мәшәкатьләр китерде. Әмма гражданнар һәм ТКХ МПП хезмәткәрләре тырышлыгы белән тәртип урнаштырылды. Күп кенә гражданнар һәм оешмалар килеп туган хәлгә аңлап карасалар да, кайбер шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар кардан чистаруга игьтибар бирми. Шуңа күрә әлеге җитәкчеләрнең сәүдә нокталары һәм офислары янында кар бик күп. Бу биналар һәм корылмалар янында  автомобильләр даими рәвештә кузгалып китә алмый, машина йөртүчеләр вакытны югалта һәм ачуланалар. ТР КоАП 3.6 маддәсенең 1 өлешен һәм ТР Буа муниципаль районының Буа шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә төзекләндерү агыйдәләренең 55.7 п. (« янәшәдәге территориядән чистартылган карны транспорт йөрешенә, инженерлык коммуникацияләренә һәм алардагы корылмаларга комачауламаслык, җәяүлеләр йөрешен һәм яшел утыртмаларның сакланышын тәэмин ителерлек итеп җыярга»)  бозган өчен: гражданнар - ике меңнән өч мең биш йөз сумга кадәр, вазыйфаи затлар - унбиш меңнән утыз мең сумга кадәр, юридик затлар ике йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр штрафка тартыла.

Хөрмәтле шәһәрлеләр, соңгы кар явулардан соң, безнең рейдлар барышында шундый күңелсез күренеш барлыкка килде. Күп кенә кешеләр үзләренең йорт яны территорияләреннән машина юлына кар яудыра. Бу гамәлләрнең нәтиҗәләре аяныч булырга мөмкин. Чөнки машина йөртүчеләр, бернәрсә турында да белмичә, тизлек белән бу кар өемнәренә керә, һәм аларның автомобильләрен каршы як полосаларга алып керә. Каршы килүче автомобильләр булмаса, яхшы. Шуңа күрә, мондый фактлар ачыкланганда, машина юлына кар ыргытучылар, һичшиксез, әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылыкка һәм штрафка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International