Чаллының 400 еллыгы уңаеннан почта маркасы чыгардылар

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

 

 Россия почтасы 1626 елда нигез салынган Чаллы шәһәренең 400 еллыгына багышланган марка әйләнешкә чыгарды. Анда шәһәр гербы, «Ватан-Ана» һәйкәле, бизнес-Үзәк һәм Кама елгасы белән шәһәрнең панорамасы сурәтләнгән. Марка чыгаруга өстәмә рәвештә беренче көн конвертлары чыгарылды һәм Мәскәү һәм Яр Чаллы өчен махсус сүндерелә торган штемпельләр ясалды. Марканың номиналы 50 сум, гомуми тиражы 58 500 данә. Россиядә почта түләүенең дәүләт билгеләрен «Марка» АҖ — почтаның бүлендек компаниясе чыгара. Маркалар Россия һәм Татарстан почта бүлекчәләренә кайткан инде. Беренче көннең махсус штемпелен почта җибәрүләренә 23 гыйнварда, марка чыккан көнне, Россия Почтасының  Чаллыдагы 423804 бүлекчәсендә Производственный пр-д, 45 йорт адресы буенча куярга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International