Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек температурасы нормадан 9-14 градуска түбән булган аномаль-салкын һава торышы урнашты. Якын көннәрдә, 25-27 гыйнварда, безнең районнарда аномаль-салкын һава торышы сакланачак. 25 һәм 26 гыйнварда төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә температура -24 -29 градуска кадәр төшәчәк, түбән урыннарда һәм аязганда -30 -35 градуска кадәр, көндез иң күбе -16 -22. 25 гыйнварда урыны белән -26 га кадәр. 27 гыйнварда төнлә һәм иртән -21 -26 градус булачак. Татарстан Республикасы территориясендә фаразлана торган метеорологик күренешне исәпкә алып, түбәндәге куркынычлар арта: халык арасында өшү очраклары; техноген янгыннар (шул исәптән көнкүреш газы шартлаулары), кешеләрнең угар газы белән агулануы, энергетика комплексы һәм ТКХ объектларында авария хәлләре.