Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсы оештырылды. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатында үткәрелде, шулай ук җәмәгатьчелек игътибарын гражданнарның хокукларын саклау, халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар культурасына җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру мәсьәләләренә җәлеп итүгә юнәлдерелде.
«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча IX республика конкурсының» Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктыртуда уңышлары өчен» номинациясендә «АҖ» «Буа-информ» филиалы хәбәрчесе Йосыпова Әлфинур Кәшафтдин кызы бүләкләнә. Бүләкне Этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерүгә, әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт инспекциясе җитәкчесе Ж.Ю. Әхмәтханов тапшырды.
Территориаль орган вәкилләре корреспондентка хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерделәр һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә алдагы уртак эшчәнлеккә өмет белдерделәр.