Почта иң күп укучы татарстанлыларның кайда яшәве турында сөйләде

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

2026 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе йомгаклары буенча республиканың иң күп укучы районы булып Әлки районы танылды. Анда яшәүче һәр 1 000 кешегә 595 басма комплекты алынды. Рейтингта икенче урынны Актаныш районы алды, анда һәр 1 000 кешегә 588 басма алынды. Лидерлар өчлегенә шулай ук 1 000 кешегә 430 басма күрсәткече белән Кайбыч районы да кергән.

Югары язылу тиражлары Нурлат районында теркәлгән, анда 1 000 кешегә 421 басма язылган. Минзәлә, Балтач, Мөслим, Апас, Әтнә, Кама Тамагы һәм Буа районнарында 1000 кешегә 300дән артык басма алынды.

2025 елның беренче яртыеллыгына республикада язылган барлык тиражларның төп өлеше федераль һәм республика басмаларына туры килә (84%). Район һәм шәһәр матбугаты тиражлары язылуның гомуми күләмендә 16% тәшкил итә.

Татарстанлылар Россия Почтасының сайты һәм мобиль кушымтасы аша дистанцион язылу ысулларыннан актив файдаланганнар. Узган елның июленнән декабренә кадәр алар онлайн рәвештә 8 000нән артык газета һәм журнал комплекты яздырганнар. Моннан тыш, республика халкы һәм оешмалары Россия Почтасының «Игелек агачы» хәйрия акциясендә актив катнаштылар.

"Бүген язылуны рәсмиләштерү максималь уңайлы һәм җиңел. Яраткан газета яки журналны теләсә кайсы почта бүлекчәсендә, шулай ук өйдә яки офиста — почтальон килү вакытында язып алырга мөмкин. Язылу шулай ук Россия Почтасы сайтында һәм компаниянең мобиль кушымтасында рәсмиләштерелә. Басма яки электрон каталогта исем, индекс яки тематика буенча кызыклы басманы тиз табарга була, ә рәсмиләштерү һәм түләү берничә минут кына алачак", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International