Татарстан Республикасы Рәисенең «Присяжный утырышчыларга кандидатлар исемлекләре һәм запас исемлекләре турында» 24.01.2026елдан № 52 күрсәтмәсен үтәү йөзеннән 2026 елның 1 июненнән 2030 елның 31 маена кадәрге чорда Татарстан Республикасы район (шәһәр) судлары эшен тәэмин итү өчен присяжный утырышчыларга кандидатлар исемлекләрен һәм запас исемлекләрен төзү буенча эш алып барыла (алга таба – 2026 елның 1 июненнән 2030 елның 31 маена кадәрге чорга Татарстан Республикасы судлары өчен исемлекләр һәм запас исемлекләр), шулай ук Татарстан Республикасы Президентының 2022 елның 24 декабрендәге 410 номерлы күрсәтмәсе нигезендә 2023 елның 1 июленнән 2027 елның 30 июненә кадәрге чорга төзелгән Үзәк округ хәрби суды һәм Казан гарнизон хәрби суды эшен тәэмин итү өчен присяжный утырышчыларга кандидатлар исемлекләрен һәм запас исемлекләрен тикшерү «Присяжный утырышчыларга кандидатларның исемлекләре һәм запас исемлекләре турында» (алга таба – 2023 елның 1 июленнән 2027 елның 30 июненә кадәрге чорга Хәрби судлар өчен исемлекләр һәм запас исемлекләр), аларда присяжный утырышчы булу хокукын югалткан гражданнарны, шулай ук тиешле муниципаль берәмлек чикләрендә фамилиясен яисә яшәү урынын үзгәрткән гражданнарны ачыклау бара.
Татарстан Республикасы судлары өчен исемлекләр һәм запас исемлекләр, Хәрби судлар өчен исемлекләр һәм запас исемлекләр белән Буа муниципаль районы сайтында (районның хезмәт һәм оешма бүлегендә/ хокук саклау органнары) түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://buinsk.tatarstan.ru/kandidati-v-prisyazhnie-zasedateli.htm.
Исемлектән төшереп калдыру һәм андагы төгәл булмаган белешмәләрне төзәтү турында язма гаризаны түбәндәге адрес буенча бирергә мөмкин: Татарстан Республикасы, Буа районы, Буа шәһәре,Жорес урамы, 110 а йорты, 22 кабинет.
Элемтә өчен: Вәлиева Резеда Нәгыйм кызы, 3-56-24, 8-937-524-22-24 (MAX).