СОРАУ: При покупке алкогольной продукции, продавцы просят предъявить паспорт. Можно ли предъявить вместо паспорта водительские права?
ҖАВАП: Әйе, бу мөмкин. Алкоголь продукциясен сатып алучының яшен билгеләргә мөмкинлек бирүче документлар исемлеге, бу сатып алучының балигъ булуына шик туса, сатучы таләп итәргә хокуклы, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 31.05.2017 елдан № 1728 боерыгы белән расланган.
Әлеге исемлектә түбәндәге документлар күрсәтелгән:
• РФ территориясендә РФ гражданының шәхесен таныклаучы РФ гражданы паспорты;
• РФ территориясеннән читтә РФ гражданының шәхесен таныклаучы РФ гражданы паспорты;
• РФ гражданының вакытлыча шәхес таныклыгы;
• диңгезченең шәхес таныклыгы;
• РФ гражданының дипломатик паспорты;
• РФ гражданының хезмәт паспорты;
• хәрби хезмәткәрнең шәхес таныклыгы яисә РФ гражданының хәрби билеты;
• чит ил гражданинының чит ил паспорты (дипломатик, хезмәт, гади) яисә РФ тарафыннан шул сыйфатта таныла торган шәхесне таныклаучы башка документ;
• РФдә гражданлыгы булмаган затның яшәүгә рөхсәте;
• РФдә гражданлыгы булмаган затка вакытлыча яшәүгә рөхсәт;
• РФ территориясендә вакытлыча сыену урыны бирү турында таныклык;
• машина йөртү таныклыгы.