Түбәләр вакытында чистартылсын

2013 елның 7 декабре, шимбә
уа шәһәр прокуратурасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә һәм халыкны түбәдән төшүче кардан һәм боздан саклауга юнәлтелгән законның үтәлешен тикшерде.
“Халыкның санитария-эпидемиология иминлеге турындагы”гы Федераль законның 23, 24 маддәләренә туры китереп, торак йортларның, җитештерү, җәмәгатьчелек биналарының, корылмаларның торышы санитар таләп-ләргә җавап бирергә, аларны эксплуатацияләгәндә санитария-эпидемиягә каршы (профилактик) чаралар гамәлгә ашырылырга һәм кешеләр өчен куркынычсыз эш, көнкүреш һәм ял шартлары тудырылырга тиеш.
Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь комплексы буенча Дәүләт комитетының  2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы Карары белән расланган торак фондны техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары таләпләре буенча түбәләр боз катламыннан, боз сөңге-ләреннән кирәк булган саен арындырылырга, аларда кар 30 сантиметрдан калынрак ятмаска, җепшек көннәрдә азрак калынлыктагысы да төшерелергә тиеш.
Тикшерү барышында Буа шәһәр прокуратурасы профилактикалау максатында уку йортлары, дәвалау, спорт учреждениеләре, шулай ук сәүдә һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләрен бу хакта алдан кисәтеп куйды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International