Якташыбыз онытылмый

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе
Түбән  Наратбаш авыл җирлегенә кергән Яшьләр бистәсенең бер урамына Иске Тинчәле авылында туган якташыбыз, язучы, тәнкыйтьче Гомәр Гали исемен бирү уңаеннан урта мәктәптә зур кичә оештырылды.
Репрессиягә эләгеп, гомере  вакытсыз өзелгән Гомәр Билал улының иҗатын барлау, исемен киләчәк буыннарга җиткерү өчен зур тырышлык куйган язучының бертуган апасының улы, танылган журналист Мөбарәк Мусинны, Иске Тинчәле авылыннан туганнары Сания белән Илгизәр Мусиннарны, Рафаэль Булатовны укучылар һәм укытучылар коллективы бик җылы каршы алдылар. Авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Шәрәфетдинов яңа төзелеп килүче урамга Гомәр Гали исеме бирелүен үзләре өчен горурлык дип санавын белдерде.
- Бу урамда 68 кеше йорт салу өчен рөхсәт алды. Аларның 39ы өйләрен корып бетерде. Бер-ике ел эчендә  урам яшәүчеләр белән тулыр дип ышанам, - диде. Мәктәп директоры Раиф Гарипов, аның тәрбия эшләре буенча урынбасары Гүзәл Гыйззәтуллина  язучының истәлеген саклауда аның исемен йөрткән урамның әһәмияте зур булуына басым ясадылар. Мәктәп китапханәчесе Гүзәл Исланова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия  Галиуллина Гомәр Галинең  тормыш юлы, әсәрләре турында бәян иттеләр. Балалар әдипнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Мөбарәк Мусин абыйсы Гомәрне бик аз хәтерли.
- 1947 елда Красноярсктан сөрген срогын төгәлләп кайтканнан соң Гомәр абыйга гаиләсе янына Казанга кайтырга рөхсәт булмаган. Туган авылы Иске Тинчәледә яшәде. Миңа бу вакытта 9 яшь иде,- диде ул. Авылда ул язу эшенә чума.  Ярты елдан Казанга барырга рөхсәт бирелсә дә,  “халык дошманы” тамгасы салынганга эшкә алмаганнар. Ул дәваханәгә медицина статисты булып  урнаша. Әмма озак эшләргә туры килми, 1949 елда  кабат кулга алына. 1954 елда бер кансыз кеше тарафыннан үтерелә.
Мөбарәк Мусин аның исемен мәңгеләштерүдә киң кырлы эш алып бара. Аның үҗәтлеге белән Казанның бер урамына Гомәр Гали  исеме бирелә, яшәгән йортына мемориал такта урнаштырыла. Ул әдип иҗаты турында өч китап чыгарды. Хәзерге вакытта дүртенчесен әзерли. Иске Тинчәледә дә, башкалада да юбилейларын зурлап уздыру артыннан  йөри.
Яшь каләм тибрәтүчеләр өчен аның исемендәге премия булдыру (ТР Язучылар берлеге һәм муниципаль районның уртак өлешләрен кертеп), Иске Тинчәледәге Гомәр Гали музеен туган якны өйрәнү музееның филиалы итү буенча тиешле органнарга тәкъдимнәрен  җиткергән.  
Р. З. Сәгъдиев исемендәге урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Гөлнур Айзетуллова үзенең дәресләрендә  Гомәр Гали иҗатына зур урын бирүен әйтеп китте.
- Язучы Галимҗан Ибраһимов иҗатын өйрәнгәндә аның  Гомәр Гали белән аралашып яшәвенә игътибар иттем. Якташыбызның 70 еллык юбилеенда шагыйрь Хәсән Туфан: “Галимҗан Ибраһимов әдәбиятыбызның мәгънәви президенты, җитәкчесе булса,  Гомәр гали әдәбиятыбызның баш министры иде”, дигән. Бу бик олы сүз. Аның  иҗатына дәресләрдә зур урын бирелергә тиеш дип саныйм. Мөгаллимә укучыларында да әдипнең иҗатына кызыксыну тудыра алган. Моннан берничә ел элек  Гөлнара Хәсәнҗанованың “Гомәр Гали һәм Галимҗан Ибраһимов эшчәнлеген тикшерү” дигән фәнни мәкаләсе Каюм Насыйри исемендәге төбәкара фәнни укуларда беренче дәрәҗә Дипломга лаек булган. Гөлнур Айзетуллова яңа төзелеп килүче бистәдәге урамга Гомәр Гали исеме бирелү уңаеннан язылган шигырен укыды, китапханәгә үзенең “Өч мизгел” дигән  китабын бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International