Эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

Республика буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа территориаль бүлегендә түбәндәге адреслар буенча: Буа шәһәре Ефремов ур., 135 «В»; Тәтеш шәһәре Свердлов ур., 43, Иске Чүпрәле авылы, Кооператив ур., 10, 2026 елның 12 февралендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне» үткәрелә.

«Эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне»нең максаты-идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.

«Эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көнен»дә эшмәкәрләрне күрсәтелгән телефон номерлары буенча  алдан язылып кабул итү гамәлгә ашырылачак 8(84374)3-52-89, 3-17-04; 8(84373) 2- 52-59, 8(84375) 2-22-91

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International