Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Буада

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

7 февральдә Буа районының Иске театры бинасында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин чыгыш ясады. Рөстәм хәзрәт буалыларга гаилә тематикасы турында җентекләп сөйләде. Ул хәзерге гаиләне борчыган актуаль мәсьәләләргә тукталды: ата-ана хокуклары, балаларны тәрбияләү, каенана белән гармонияле мөнәсәбәтләр. Залдагылар игътибар белән тыңладылар. Ахырда Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов Рөстәм хәзрәткә рәхмәт белдерде. Без шулай ук Буа районы җитәкчесе Рәнис Рәфис улына Буа театры бинасында бу мөһим дини әңгәмәне (вагаз) үткәрү мөмкинлеге биргәне өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International