“Тамак” кафесы ачылды

2013 елның 10 декабре, сишәмбе
Узган шимбәдә Адав-Толымбай авылында һәм шәһәрнең Космовский урамында Буа дәүләт драма театры Раил Садриевның “Тамак” кафесы ачылу тантанасы узды.
Башта театр бинасында Казаннан килгән артистлар зур тамаша күрсәттеләр. Илсур Мортазин һәм Рамил Шәрәпов алып барган концертта Роберт Мортазин, Айгөл Рәхимова, Айгөл Сәгыева һәм башкалар җырладылар. Рената Ибраһимова скрипкада уйнап тамашачыны таң калдырды. “Зөя” ААҖның элеккеге директоры Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов сәхнәгә күтәрелеп, “Тамак” кафесы ачылу уңаеннан үзенең теләкләрен ңиткерде. Раилгә борай оныннан пешерелгән күмәч, борай ярмасы һәм онын бүләк итте. Башкортстан телевидениесеннән килгән Илдар Дәүләтов кафены саклаучы умарта корты рәвешендә зур уенчык бирде. “Умарта корты бал җыя. Сез дә шулай кешеләргә шатлык китереп яшәгез,- диде. Раил САдриев “Тамак” сериалы төшерелү тарихын да искә алып үтте, киләчәккә планнары белән таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International